50 грамм 85 процентлы шоколодны парда эретәсең. Шуңа 2 аш кашыгы сыек май, 2 аш кашыгы шикәр пудрасы кушабыз. Һәм кекс савытларының эчке ягын шоколад белән майлыйбыз. Шул килеш катыргычка куябыз. Алгач тагын бер кат майлап, әлеге эшне кабатлыйбыз.
Эчлеге: 360 грамм эремчек, 70 грамм сыер мае, 2 аш кашыгы шикәр пудрасы, йөзем, җимеш. Шуны блендер белән болгатабыз. Сыек кына масса барлыкка килә. Катыргычтан алган савытларга шушы эчлекне салабыз. Өстен шоколад белән каплыйбыз һәм тагын катырырга куябыз. 20 минуттан кекс савытларыннан алабыз һәм шоколадлы-эремчекле шарчыклар белән чәй эчәбез.
Нет комментариев