Шәйхразиев: коронавирус аркасында чараларның 90% ы узмады һәм узмаячак та
Җәмгыять һәм без

Шәйхразиев: коронавирус аркасында чараларның 90% ы узмады һәм узмаячак та

ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле 10 меңнән артык чара үткәрелгән, шуларның яртысыннан артыгы – онлайн-форматта узган.

(29 август, “Апастово-информ”).


Быел планлаштырылган чараларның 90% ы Covid-19 коронавирус пандемиясе аркасында узмаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли Советы рәисе – ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев Андрей Кузьмин белән әңгәмә вакытында белдерде.

"Бу ел ябык, хәтта Мәскәүдә Федераль Сабантуйны да кертеп. Бар җирдәгечә. Бизнестагы кебек – син нәрсә югалттың, бу инде эзсез югалган. Күчерелгән чараларның саны бик аз. 90% диярлек узмады һәм узмаячак", - дип ассызыклады Шәйхразиев.
ТР Вице-премьеры, план буенча, Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле 10 меңнән артык чара үткәрелүен әйтте. Шул ук вакытта аларның яртысыннан артыгы онлайн-форматта узды.

«Бу безгә тагын бер кат цифрлы технологияләргә карарга мөмкинлек бирде - белгечләр булуын ачыкларга, җиһазлар, коммуникацияләрне күздә тотарга. Бу вирус без еллар буе узасын, бер ай эчендә узарга мөмкинлек бирде", - дип билгеләп үтте агентлыкның әңгәмәдәше.
Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура" милли Советы рәисе-ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев белән әңгәмә Sntat.ru сайтына бүген, 29 августта чыгачак. Видеоны «Татар-информ»ның YouTube каналында да күрергә мөмкин булачак.


Нет комментариев