Бүген, 4нче февральдә Каратун җирлегендә барлыгы 170 бала җыр-биюдә, нәфис сүздә сәләтләрен сынады.
(4 февраль, “Апастово-информ”).
Быел “Йолдызлык” фестивале “Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы”на багышлана. Бүген Каратун мәдәният йорты сәхнәсендә Дәүләки, Морзалар, Болын Балыкчы, Биеш, Свияжный, Дәвеш, Югары Ындырчы, Шыгай, Карамасар, Азбаба һәм Каратун балалары чыгыш ясап, фестивальнең зона турына узар өчен сәләтләрен сынады. Балаларның һәр чыгышы туган телгә, туган җиргә мәхәббәт, бердәмлек, татулык турында иде.
Нет комментариев