Җәмгыять һәм без

Суд приставлары яңа уңайлыклар тәкъдим итә

Дәүләт хезмәте порталында дистанцион рәвештә үзеңә кирәкле мәгълүматны алырга, төрле гаризалар, шикаятьләр бирергә мөмкин.

(18 ноябрь, “Апастово-информ”).


Татарстанда хәзер дәүләт хезмәте порталында суд приставларының яңа сервисы ачылды. Хәзер үзеңә кирәкле хезмәтне дистанцион рәвештә алып була.
Яңа сервислар гражданнарга да, юридик затларга да интернет аша үзеңә куелган чикләүләр торышы, ачылган эшнең барышы турында мәгълүмат алырга мөмкин. Шулай ук, суд приставлары каравына төрле гаризалар һәм шикаятьләр җибәрергә мөмкин.
Дәүләт хезмәте сайтына керәсең, “Популяр хезмәтләр” исемлегеннән кирәклесен сайлыйсың, эзләгәндә “ФССП” дип кертеп, үзеңә кирәкле юнәлешне сайлый аласың.


Нет комментариев