Табигать кочагы шат авазларга күмелгән.
(13 август, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ“).
Барлык шартлар тудырылган, саклык таләпләре үтәлгән, республикабызда да бердәнбер саналган үзәктә балалар бүгенге көндә рәхәтләнеп ял итә, үзләренә яңа уку елына көч җыя, сәламәтлекләрен ныгыта.
Биредә югары белемле, балалар күңелен аңлый торган 16 педагог эшли. Шулар арасында педагог-оештыручы, физик тәрбия укытучысы, диджей да бар. Алар ялга килүче балалар өчен төрле чаралар - бәйрәмнәр, спорт ярышлары, уеннар үткәрәләр.
Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән һәм районыбызда яшәүче балаларның җәйге каникулларын файдалы һәм истә калырлык итеп оештырырга омтылалар. Балалар яшь үзенчәлекләренә карап биш отрядка бүленгәннәр. Һәр отрядка 20-25әр бала беркетелгән. Бу турыда лагерь начальнигы Динар Галеев сөйләде.
Башка төбәкләрдән килүче балалар арасында да икенче, өченче кат ял итүчеләр бар. Шунысы аеруча сөендерә. Димәк, балаларга биредә бик ошый.
-Бүгенге көндәге вәзгыятькә бәйле рәвештә “Роспотребнадзор“ вәкилләре тикшерүләр уздырды. Лагерь эшчәнлеген уңай бәяләде. Балалар да, хезмәткәрләр дә битлек, перчаткалар белән тулысынча тәэмин ителгәннәр. Көнгә ике мәртәбә тән температуралары үлчәнеп тора. Гомумән, барлык саклык чаралары да үтәлә, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Лагерьда алдан республикабыз балалары гына ял иткән булса, быел үзәккә Россия төбәкләреннән килүчеләрне дә кабул итү мөмкинлеге бирелгән. Ярты ел эчендә бина капиталь төзекләндерелгән, заманча төсмер алган, матурланган, яңарган..Үзәк директоры Хәйдәр Булатов бу уңайдан район җитәкчелегенә ярдәме өчен тагын бер кат рәхмәтен белдерде.
Нет комментариев