Ул “Мәрхәмәтле Татарстан – 2020“ республикакүләм конкурсында катнашты.
(21 декабрь, “Апастово-информ“).
Табар Черкене мәктәбенең яшь волонтерларын әйдәп баручы укытучы Ольга Тихонова әлеге конкурста җиңеп чыкты һәм лауреат дипломы белән бүләкләнде. Аңа дәрәҗәле бүләкне республиканың яшьләр эше буенча министры Дамир Фәттахов үзе тапшырды.
“Минем уңышым – укучыларның тырышлыгы нәтиҗәсе дә“, - ди укытучы сөенеп.
Нет комментариев