Җәмгыять һәм без

Татарстан үзмәшгульләре узган елга караганда, салымны ике тапкыр күбрәк керттеләр

Үзләренә эшләүче татарстанлылар 237 миллион сум салым түләделәр.

(18 декабрь, “Апастово-информ”).


2020нче елның 11 ай эчендә татарстанлылар - үзмәшгульләр республика бюджетына 237 миллион сум салым керттеләр. Бу узган елга караганда ике тапкыр артык. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары - Министрлар Кабинетының Аппарат җитәкчесе Шамиль Гафаров белдерде.
“Республикада 100 мең кеше үзмәшгуль булып теркәлде. Алар бюджетка 237 миллион сум салым кертеп, узган елгы күрсәткечне 127 миллион сумга арттырдылар”, - диде Гафаров.
Татарстан үзмәшгульләре күбрәк пассажирлар һәм йөк ташу, ремонт һәм консультацияләр белән шөгыльләнәләр.


Нет комментариев