Министрлыкта билгеләп үткәнчә, тарифларны тиешсез арттыру һәм пассажирлар белән начар мөгамәлә булу фактлары бар икән.
(5 гыйнвар, “Апастово-информ”).
Министрлыкта Яңа ел бәйрәме көннәрендә Казанда такси хезмәтенә ихтыяҗ арткан.
“Кайчагында тарифларны күтәрәләр. Пассажирларга карата тупас мөнәсәбәт фактлары да очрый. Мондый очракта Татарстан башкаласы кунакларына, монда һәм республиканың башка шәһәрләрендә яшәүчеләргә министрлыкның оператив хезмәтенә һәм интернет кабул итү хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирәбез”, - дип әйтәләр юл һәм транспорт министрлыгында.
Оператив хезмәтнең телефон номеры 8-(843) 291-91-91.
Нет комментариев