Техникасыз чәчтек тә, урдык та, суктык та, ди Гарәф бабай Миңнуллин
Җәмгыять һәм без

Техникасыз чәчтек тә, урдык та, суктык та, ди Гарәф бабай Миңнуллин

Йомралы авылында гомер итүче Гарәф бабай Миңнуллин 90 яшьлеген тутырды. Аңа Рәсәй Президентының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы, истәлекле бүләк тапшырылды.

(6 ноябрь, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Өлкән яшьтә булуына карамастан, Гарәф бабай ачык зиһенле, зирәк, үзәгенә үткән сугыш елларын бик яхшы хәтерләүче кеше булып чыкты. Бала чагының хәерчелектә үткәнен дә, авыр хезмәтләрдә тир түккәнен дә, гаиләсен туклы тормышлы итү максатыннан чит җирләрдә бәхет эзләп йөргәннәрен дә, барысын да түкми-чәчми сөйләп бирде ул.
- Күрмәгәнем калмады инде, ул заманда колхозда бернинди техникасыз чәчәргә дә, урырга да, сугарга да туры килде. Биябашы авылыннан Каратунга урман да ташыдык, терлекчелек, тирмән эшләре дә калмады. Чит җирләргә китеп шахтада да эшләдем, - дип искә ала дәһшәтле елларны Гарәф бабай.
Гарәф бабай тормыш иптәше Фәридә әби белән 60 ел тату гомер кичергәннәр. Өч кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә балалары, оныклары үз гаиләләре белән яшәсәләр дә, әтиләрен онытмыйлар, кайтып хәлләрен белешеп торалар. Тик янында сөекле Фәридәсе генә юк. Яшьлегендә кавышып гомер иткән хатыны 7 ел элек дөнья куйган.
Гарәф бабай бүгенге көндә бер дә боегып утырмый. Әйбәт кенә үз аягында йөреп тора. Үзе кибетенә барып кирәкле әйберен дә ала. Ишегалларына чыгып һава да сулап керә, бакчада эшләргә ярата. Үзе белән шалтыратып сөйләшкәндә кәефе тагы да күтәрелде. Тормыш юлының һәр мизгелен барлап чыкты ул. Исән йөр, үрнәк бабай, бәхетле картлыкта яшә!


Нет комментариев