Район үзәк хастаханәсенә “Соvid-19“га каршы вакцинаның 100 дозалык яңа партиясе кайтты.
(9 февраль, “Апастово-информ“).
Район үзәк хастаханәсенең табиб-инфекционисты Гөлсинә Гайнуллина белдергәнчә, бүгенге көндә 203 райондашыбыз коронавирус чиренә каршы прививка ясаткан, шуның 40ы вакцинаның ике компонентын да алган.
“Соvid-19“га каршы вакцинация ике этапта үткәрелә. Беренче компонент вакцинаны алганнан соң, 21нче көнендә икенче компоненты ясала. Прививка ясаткач та барлык саклык чараларын күрүне дәвам итү мөһим. Район үзәк хастаханәсенә вакцинаның 100 доза күләмендә яңа партиясе кайтты. Алар бер дозалык, ягъни, биш кешегә бүленә торган түгел, чират көтәсе юк хәзер. Сәгать 8.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр райондашларны көтеп калабыз. Килүчеләр башта участок табибына мөрәҗәгать итсеннәр“, - дип хәбәр итә табиб-инфекционист Гөлсинә Гайнуллина.
Нет комментариев