Республикада заманча җихазлар белән тээмин ителгән яңа янгын сүндерү бүлекләре ачыла. Ә инде ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча махсус теркәү урыннарында диспетчерлар гына түгел, сурдотәрҗемәчеләр дә эшли.
(3 сентябрь, “Апастово-информ“).
Республикада 997 янгыннан саклану һәм коткару бүлекчәләре эшли.
Алар бүген янгын булган урынга 10 авыл җирлекләренә 20 минутта килеп җитәрлек итеп урнаштырылган.
Соңгы өч ел эчендә республикада 17 мең янгын чыккан. Аларда 460 кеше үлгән. 758 кеше җәрәхәтләр алган.
Республикада инде 10 ел 112 номеры белән ашыгыч чакыру хезмәте эшли. Ул республикадагы барлык ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләре белән хезмәттәшлек итә. Полиция, газ һәм медицина хезмәте күрсәтү, янгыннан саклану оешмалары белән даими хәбәрдә тора. Шалтыратулар бушлай. Барлык телефоннардан да кабул ителә.
Диспетчерлар бүген русча гына түгел, чит телләрдә дә җавап бирергә сәләтле. Психологлар да янәшә эшлиләр.
Күзләре күрмәүче, колагы ишетмәүчеләр, сөйләшә алмаучылар белән дә хәбәргә керү мөмкинлеге бар.
Заявка алынгнаннан соң, диспетчер шунда ук ашыгыч ярдәм күрсәтү оешмаларына хәбәргә чыга. Тревога сигналы бирә, шул ук минутта ашыгыч ярдәм күрсәтү машингасы килеп җитә.
Апас районында яңа янгын сүндерү депосы – 116 нчы янгын-коткару хезмәте бинасы ачылды. Бина яңа, заманча, уңайлы итеп төзелде. Аның нигез ташы 2019нчы елның 28 октябрендә салынган иде. Кыска гына вакыт эчендә яңа бина үз ишекләрен ачты.
Нет комментариев