"Йолдыз" редакциясе өлкәннәрен бәйрәм белән котлады
Җәмгыять һәм без

"Йолдыз" редакциясе өлкәннәрен бәйрәм белән котлады

Редакциядә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр хөрмәтләнде.

(1 октябрь, "Апастово-информ").


1 октябрь -Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районда өлкәннәр хөрмәтләнә.
Редакция коллективы да өлкәннәргә күчтәнәч пакетлар таратты. Баш мөхәррир Гүзәл Хилавиева барысына да изге теләкләр җиткерде, хәлләрен сорашты, хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде.
Өлкәннәр канәгать булып, кабат кунакка чакырып калдылар.


Нет комментариев