Быел Татарстанда милли проект кысаларында 254 километрдан артык юлны ремонтлау планлаштырыла.
(17 ноябрь, “Апастово-информ“).
2020нче елда "Куркынычсыз һәм югары сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында 254 километрдан артык юл ремонтланачак дип көтелә. Бу максатлар өчен 8,2 миллиард сум акча бүленде.
Аерым алганда, 64 километрдан артык региональ юлларны, Казан агломерациясендә 106 км. юлны, Яр Чаллы агломерациясендә 77 км. юлны һәм Түбән Кама агломерациясендә 2 км, юлны ремонтлау күздә тотыла.
Нет комментариев