“Үз кулларың белән уенчык: балалардан балаларга” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнә
Җәмгыять һәм без

“Үз кулларың белән уенчык: балалардан балаларга” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнә

Район үзәк китапханәсендә иганәчеләр ярдәме белән “Үз кулларың белән уенчык: балалардан балаларга” бәйгесе узды.

(9 ноябрь, “Апастово-информ“).


Бәйге ТАССРның 100 еллыгы, Апас районы оешуга 90 ел тулу уңаеннан, 3 ноябрь – сәнгать төне акциясе кысаларында һәм “Сәнгать берләштерә” девизы астында оештырылды. Укучылар буш вакытларын файдалы уздырды һәм изге эшкә багышлады.

“Бәйге шартлары буенча, укучылар ике атна эчендә үз куллары белән уенчыклар ясап килергә тиешләр иде. Ул үсеп килүче яшь буынны иҗатка тарту, әдәби сәнгать аша бала күңеленә ачкыч табу, аларны мөстәкыйльлеккә өндәү, файдалы шөгыль булдыру, иң-иңнәрне ачыклау максатыннан үтте. Бәйгегә 64 укучыдан 72 уенчык килде“, – диде китапханә мөдире Гөлчәчәк Ахманова.

Барлык уенчыклар да балалар китапханәсенең уку залында оешкан күргәзмәдә урын ала барды. Укучылар бар фантазияләрен кушып, төрле-төрле уенчыклар ясаганнар, иске чималларга яңа сулыш өргәннәр. Арада берничә уенчык алып килүчеләр дә бар.

“Кече Күккүздән Фәнилә Ибраһимова уенчыкларны капчык тутырып алып килде. Төрле зурлыктагы уенчыклар бар да сокланырлык. Икешәр уенчык алып килүче балалар да бар. Алар – Апас мәктәбеннән Артур һәм Камилә Шәнгәрәевлар, Биеш мәктәбеннән Алисә Хәмидуллина, Венера Тумакова, Табар Черкене мәктәбеннән Екатерина Тайманова. Бәйге беренче генә тапкыр оештырылса да, балаларда зур кызыксыну уятты. Апас мәктәбе – иң актив катнашучы коллектив. Алар уенчыкларның әти-әни назыннан мәхрүм балаларга тапшырылачагын белгәч, әлеге эшне бәйге итеп түгел, изге гамәл буларак кабул иттеләр“, – ди китапханәче Гөлсем Галәветдинова.

Иганәчеләр Зөфәр Ибраһимов, Шамил Галәтдинов, Алмаз Гыйсмәтуллин, Илшат Салихов үзләре үк иң уңышлы уенчыкларны сайлап алуда да катнашты. Әлеге уенчыклар барысы да тиздән иганәчеләр тарафыннан балалар йортларына тапшырылачак.

Китапханәчеләр тарафыннан җиңүче балалар бүләкләнә. Оста куллы укучылар акчалата бүләк һәм Мактау грамоталары ала. Барлык катнашучылар да Рәхмәт хатына ия булачак.


Нет комментариев