Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Тукай безнең якты кояшыбыз, җылы нурыбыз

26 апрель - татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның 127 еллыгы. Шул уңайдан район мәдәният йортында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды. Әлеге чарада шигъри җанлы райондашларыбыз, "Кояшкай" һәм "Салават күпере" балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр, мәктәп, аграр көллият укучылары, укытучылар, һәвәскәр шагырьләребез бик теләп катнаштылар. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы...

26 апрель - татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның 127 еллыгы. Шул уңайдан район мәдәният йортында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды. Әлеге чарада шигъри җанлы райондашларыбыз, "Кояшкай" һәм "Салават күпере" балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр, мәктәп, аграр көллият укучылары, укытучылар, һәвәскәр шагырьләребез бик теләп катнаштылар. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы бик ачык чагылыш тапты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ранис Әхмәтшин барлык шигырь сөючеләрне Туган тел бәйрәме белән тәбрик итте һәм телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калырга өндәде.

Әлеге шигырь бәйрәмендә дәрәҗәле республика кунаклары да катнашты. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре Ким Миңнуллин, Марсель Әхмәтҗанов, Эльмира Каюмова, Рауза Солтанова "Милли-мәдәни мирасыбыз: Апас" китабын тәкъдим иттеләр. Әлеге китапта районыбызга кагылышлы шәҗәрәләр, язма-истәлекләр, авыллар тарихы, сөйләм үзенчәлекләре, гореф-гадәтләр, иҗатчылар урын алган. Ким Миңнуллин Апас җирлегенә багышланган китапны бастыруда ярдәм иткән район башлыгы Рәшид Заһидуллинга рәхмәт хисләрен ирештерде. Башкала кунаклары китапханәләргә фәнни экспедицияләр хәзинәсеннән эшләнгән күп кенә китаплар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Тукай шигырь