Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Балаларның шат авазлары тынмас

"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге 25 майдан беренче смена балаларны җәйге ялга кабул итте. Биредә район мәктәпләреннән 210 бала ял итәчәк. Вакытларын күңелле үткәрү белән беррәттән, алар тоз шахтасында дәваланачаклар, физиотерапия алачаклар. Шул ук вакытта тешләрен дә тәртипкә китерү мөмкинлеге бар. Район укытучылары арасыннан билгеләнгән 10 вожатый, "Сәләт" иҗат үзәге хезмәткәрләре ярдәме...

"Зөя" ял-сәламәтләндерү үзәге 25 майдан беренче смена балаларны җәйге ялга кабул итте. Биредә район мәктәпләреннән 210 бала ял итәчәк. Вакытларын күңелле үткәрү белән беррәттән, алар тоз шахтасында дәваланачаклар, физиотерапия алачаклар. Шул ук вакытта тешләрен дә тәртипкә китерү мөмкинлеге бар.

Район укытучылары арасыннан билгеләнгән 10 вожатый, "Сәләт" иҗат үзәге хезмәткәрләре ярдәме белән төрле күңелле, мавыктыргыч чаралар, спорт уеннары үткәрелә. "2013 елның 1 апреленә кадәр күрше район балалары ял итеп, тиешле дәвалану алачаклар. Шулай ук икенче сменага Мәскәү өлкәсенең Орехово-Зуево шәһәреннән, августта Димитров- градтан балалар киләчәк", - диде үзәк җитәкчесе Хәйдәр Булатов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: летний лагерь "Свияга"