Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Прокурор хәбәр итә

Шәфкать иясе Люция

Әгәр "Иң яхшы гаилә дусты" дигән бәйге игълан ителсә, мин һич икеләнмичә Люция Гатиятуллинаны тәкъдим итәр идем. Язмам да дустым хакында. Без Гатиятуллиннар гаиләсе белән моннан 11 ел элек таныштык һәм шунда ук дуслаштык. Дуслыгыбыз көннән-көн ныгый гына бара. Чөнки Люция иң яхшы киңәшче, сердәшче, ярдәмче. Ул - тормыш иптәше...

Әгәр "Иң яхшы гаилә дусты" дигән бәйге игълан ителсә, мин һич икеләнмичә Люция Гатиятуллинаны тәкъдим итәр идем. Язмам да дустым хакында. Без Гатиятуллиннар гаиләсе белән моннан 11 ел элек таныштык һәм шунда ук дуслаштык. Дуслыгыбыз көннән-көн ныгый гына бара. Чөнки Люция иң яхшы киңәшче, сердәшче, ярдәмче. Ул - тормыш иптәше Илсур өчен терәк булырдай, ышанычлы хатын, улы Булат, кызы Эльвирага яхшы әни, гаиләдә уңган-булган хуҗабикә. Бу күркәм сыйфатлар Люциягә әтисе Марс абый һәм әнисе Гөлҗиһан ападан күчкән. Дустымны итагатьле, тәрбияле, ярдәмчел итеп үстергәннәре өчен мин аларга чиксез рәхмәтле.

Люция өч дистә елга якын район үзәк хастаханәсенең лаборатория бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Авырулар белән ягымлы сөйләшүе, елмаеп хәл белешүе, кирәкле киңәшләрен бирүе дә җанга шифа бит аның. Хезмәт сөючән, гади, һәр эшкә җаваплы, намуслы каравы, гадел булуы да соклангыч. Люция белән Илсур безнең гаилә өчен һәрчак ярдәмче, терәк. Шатлык килсә дә, берәр борчуыбыз булса да, алар беренчеләрдән булып яныбызга киләләр, киңәшләрен бирәләр. Тормышта минем кайгыларым һәм шатлыкларым күп булды. Әле ярый һәрчак янымда ирем Хәмит, балаларым һәм әлбәттә инде гаилә дусларыбыз Гатиятуллиннар бар иде.

Быелгы язның беренче көнендә дустым Люция 50 яшьлек олы юбилеен каршылый. Аңа гаилә бәхете, кояштай озын гомер телим. Балаларыңның хөрмәтен тоеп, мул тормышта, һәрчак бүгенгедәй көләч йөзле, көчле рухлы, кешелекле, юмарт һәм ярдәмчел булып, кайгы-хәсрәт күрми яшә, дустым!

Апастан Нәбиуллиннар гаиләсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау Люция дус 50 яшь шифаханэ