Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Район тормышы

Апас эчке эшләр бүлеге коллективы еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады

Район эчке эшләр бүлеге коллективы 2024 елга нәтиҗәләр ясады, 2025 елга бурычлар билгеләде.

(15 гыйнвар, “Апастово-информ”).


  Йомгаклау утырышында район башлыгы Айрат Җиһаншин, район прокуроры Зөфәр Абитов, район суды рәисе Лилия Гафиатуллина катнашты.

  Район эчке эшләр бүлеге үз категориясендәге бүлекләр арасында 4 урынны били. Хокук сакчылары 1791 гариза һәм хәбәр кабул иткән. Бер ел эчендә 133 җинаять эше теркәлгән.

  “Ачылмаган җинаять эшләре арасында күпчелек өлешне мошенниклык тәшкил итә. Кеше шәхесенә кагылган җинаятьләрнең кимүе күзәтелә. Алдагы елда ул 40 факт булса, быел – 21 теркәлгән. Урлашу, талау очраклары арткан. Бер ел эчендә 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Юлларда 14 кеше тән җәрәхәтләре алды, 1 кеше үлде”, - дип сөйләп үтте район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин.
  
  Район башлыгы Айрат Җиһаншин күрсәткечләрнең югары булуы коллективның тырышлыгы нәтиҗәсе булуын әйтеп, һөнәр ияләренә рәхмәтләрен җиткерде.

  “Җинаятьләрнең кимүе - дөрес хезмәтегезнең нәтиҗәсе. Районда зур төзелешләр башланды. Тыныч, имин тормышыбыз өчен уяулык таләп ителә. Кем, кая, ни сәбәпле кайта, нинди эшләр башкара ул – барысын да күз уңында тотып, тыныч тормыш булдырсак иде. Шулай ук мошенниклык очраклары буенча да кисәтү эшләрен арттыру мөһим”, - диде район башлыгы.

  Район суды рәисе Лилия Гафиатуллина эштә төгәл булырга, актлар төзеп, нәтиҗәләр чыгарганда һәр очракны исәпкә алырга чакырды. Шул ук вакытта район эчке эшләр бүлеге, прокуратура, суд органнарының кулга-кул тотынышып, элемтәдә торып эшләүләрен белдерде.

  “Районда 28 мошенниклык очрагы теркәлгән. Күбрәк өлкәннәр, социаль яктан яклауга мохтаҗ кешеләр алдана. Кисәтү эшләренә игътибарны арттыру мөһим”, - диде район прокуроры Зөфәр Абитов.

  Иң нәтиҗәле эшләүче хезмәткәрләр Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек булды. Кайбер хезмәткәрләр яңа вазифаи дәрәҗәгә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев