КАЙСЫН ОШАТАСЫҢ – КИЛ, ТАМАША КЫЛ
- Ватанны саклаучылар көнендә - 23 февральдә районда ике зур спорт ярышы үткәрү планлаштырылды, - дип хәбәр итәләр районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән. Борнаш авылы ачык хоккей мәйданчыгында эшмәкәр Марат Вәлиуллин призларына район җирле командалары арасында беренче хоккей турниры үткәрелә. Шул ук көнне бәйрәмгә багышлап Апас мәктәбенең зур спорт...
- Ватанны саклаучылар көнендә - 23 февральдә районда ике зур спорт ярышы үткәрү планлаштырылды, - дип хәбәр итәләр районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән. Борнаш авылы ачык хоккей мәйданчыгында эшмәкәр Марат Вәлиуллин призларына район җирле командалары арасында беренче хоккей турниры үткәрелә. Шул ук көнне бәйрәмгә багышлап Апас мәктәбенең зур спорт залында зурлар (ир - атлар һәм хатын-кызлар җыелма командалары) арасында волейбол ярышы узачак.
Медальләре дә, сюрпризлары да бар
Биеш мәктәбе спорт залында 25 февральдә Апас хәрби комиссариаты призларына район тарихында беренче тапкыр мини-футбол турниры үткәрү планлаштырыла. Хәрби комиссариат коллективы җиңүчеләр һәм катнашучыларга әзерләгән медальләр һәм истәлекле бүләкләр үз ияләрен көтә. Тамашачылар өчен дә сюрпризлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев