Җәмгыять һәм без

Бензин һәм дизель ягулыгының сыйфатын Татарстанда ай дәвамында тикшерәчәкләр

Ягулык салу станцияләрендә җибәрелгән продукциянең сыйфатын тикшерү буенча мондый айлык республикада ун елдан артык дәвам итә.

(18 ноябрь, “Апастово-информ”).


218 ягулык салу станциясеннән 392 мотор ягулыгы үрнәкләре алынды инде.
“Ягулыкның сыйфатын тикшерү айлыгы 26нчы октябрьдә башланды. Ул Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә үткәрелә”, - дип сөйли Татарстанда ягулык-энергетик чыганакларыннан нәтиҗәле файдалану һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе җитәкчесе урынбасары Шамил Гомәров.
Белгеч билгеләп үткәнчә, айлык дәвамында республикадагы һәр ягулык салу станциясе тикшереләчәк.


Нет комментариев