ЯҢА БИНА СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛӘП ТОРСЫН
Салмак кына явып торган кар астында кояш кебек яктырып торучы бина Караборнаш авылы халкын шимбә иртәсендә үзе янына җыйды. Әлеге яңа, барлык уңайлылыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктына халык авырып, зарын сөйләргә түгел, ә ачылу тантанасына ашыкты. Пунктның районда беренчеләрдән булып халыкка хезмәт итүенә юлламаны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, ТР...
Салмак кына явып торган кар астында кояш кебек яктырып торучы бина Караборнаш авылы халкын шимбә иртәсендә үзе янына җыйды. Әлеге яңа, барлык уңайлылыклары да булган модульле фельдшер-акушерлык пунктына халык авырып, зарын сөйләргә түгел, ә ачылу тантанасына ашыкты. Пунктның районда беренчеләрдән булып халыкка хезмәт итүенә юлламаны район башлыгы Рәшид Заһидуллин, ТР Арбитраж суды рәисе булып эшләгән Рәшит Сәлахов, районның баш табибы Фатыйх Хәйдаров бирде. Кунакларны чәкчәк, җылы, матур сүзләр белән каршы алдылар. Кызыл тасманы кисеп эчкә узгач, биредәге чисталык, җылылык үзе терелтә, күңелне күтәрә. Кабул итү, бәйләү, укол кадау, юыну бүлмәләре аерым һәм заманча итеп эшләнгән. Авыл халкы берсен-берсе уздырып Президентка, республика кунагына, район башлыгына һәм шушы бинаны төзегәндә катнашкан барлык кешеләргә дә олы рәхмәтләрен җиткерделәр. "Бирегә авырып түгел, ә шәфкать туташы Зөлфирә Тәһавиеваның хәлен белергә, пунктны күрергә генә килегез" - диде Рәшид Заһидуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев