Апас туган якны өйрәнү музеенда кызыклы акция уку елы азагына кадәр дәвам итәчәк
Җәмгыять һәм без

Апас туган якны өйрәнү музеенда кызыклы акция уку елы азагына кадәр дәвам итәчәк

Мәдәният – мәктәп укучылары өчен акциясе кысаларында, музейда очрашулар уза.

(9 февраль, “Апастово-информ“).


Апас мәктәбенең Айдар Хәбибуллин җитәкчелегендәге 6 класс укучылары Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, якташыбыз, филология фәннәре докторы, Ленинград университеты шәрыкъ телләре белгече Габдрахман Таһирҗанов иҗаты һәм тормышы белән таныштылар. Кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар. Бу хакта музей директоры Рәмис Ногманов хәбәр итте.
“Киләчәктә эш дәвам итәчәк. Бу кызыклы акцияне уку елы ахырына кадәр үткәрергә уйлыйбыз“, – диде Рәмис Ногманов.


Нет комментариев