Апаста төнге күкне Яңа ел салюты бизәде
Җәмгыять һәм без

Апаста төнге күкне Яңа ел салюты бизәде

Апас халкы 2020 елны бергә һәм бердәм булып озатты.

(31 декабрь, “Апастово-информ”).



Бәйрәм кичендә апаслылар Үзәк ял паркына килде. Биредә Үзәк чыршы янәшәсендә җыр-моңнар тынып тормады. Дуслар, гаиләләр, туганнар җыелышып матур концерт карады.
22.00 сәгатьтә зур бәйрәм салюты атылды. Бар күкне яктылыкка, төрле төсле утларга, нурларга күмеп, бәйрәм салюты бизәде. Салют карарга ерак авыллардан, тирә-күрше районнардан да килүчеләр бар иде.


Нет комментариев