Апаста Яңа ел бәйрәмнәрен һәм кышкы каникулларны күңелле һәм имин уздыру бурычы куелды
Җәмгыять һәм без

Апаста Яңа ел бәйрәмнәрен һәм кышкы каникулларны күңелле һәм имин уздыру бурычы куелды

Апаста мәктәп директорлары катнашында киңәйтелгән киңәшмә узды.

(16 декабрь, “Апастово-информ“).


Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, аның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Луиза Сафина катнашты.
Яңа ел бәйрәмнәрен, кышкы каникулларны хәвеф-хәтәрсез уздырып җибәрү, кышкы мәктәп яны лагерьлары оештыру, белем бирү белән бергә тәрбия мәсьәләсенә дә ныклы игътибар бирү, мәктәпләрдә сыйфатлы тукландыру мәсьәләләренә басым ясалды.
“Балаларны шатландырып, матур, күңелле, хәвефсез бәйрәмнәр уздыру бурычы тора. Каникул вакытларында лагерьларны оештыру мәсьәләләренә дә җитди карасагыз иде. Шулай ук балаларны ашату даими күз уңында торырга тиеш“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев. Ул шулай ук грантларда, бәйгеләрдә катнашу бурычын куйды. Террорчылыкка каршы көрәш хакында сөйләде. Төзелешләр турында әйтеп узды.
“2020 ел мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә уңышлы ел булды. Күп кенә төзекләндерү эшләре башкарылды. Киләсе елда 6 мәктәптә үзгәрешләр көтелә“, – диде җитәкче.
Быел мәктәпләрне Яңа елга бизәү буенча да аерым нәтиҗәләр чыгарылачак. Алар матур итеп бизәлгән, сыннар ясалган, мәктәп тирәсендә шугалаклар катырылган. Бизәлеш буенча урыннар чыгарылып, бүләкләү дә каралган. Киңәшмәдә бу хакта сүз булды.
Тиздән көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре һәм кышкы каникуллар. Яллар, бәйрәмнәр вакытында һәр бала игътибар үзәгендә булырга тиеш. Аеруча игътибарга мохтаҗ, күп балалы, тулы булмаган гаиләләр аерым игътибар сорый.
“Бер бала да бүләксез калмасын. Һәрбер бала исән-имин кабат мәктәпкә килсен иде. Шул ук вакытта чирләргә каршы саклык чаралары да үтәлсен. Лагерьларда баланың сәламәтлегенә иртә белән үк игътибар итәргә кирәк“, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.
Гаиләдәге һәм мәктәптәге тәрбия баланың киләчәктәге тормышында зур роль уйный. Кышкы каникулларда һәр йортта булып, баланың тормыш-көнкүреше белән танышу, кисәтү, аңлату эшләре алып бару мөһим. Киңәшмәдә әлеге бурыч та йөкләнде.
“Кышкы каникул вакытында мәктәпләрдә, мәдәният йортларында барлык түгәрәкләр дә эшләячәк. Шулай ук спорт заллары, боз сарае, бассейн – барысы да ачык булачак. Һәр көнне район башлыгы карары белән расланган чаралар үтәчәк. Балаларны компьютердан аерып урамга, түгәрәкләргә, шугалакларга тарта алсак иде“ – диде Луиза Сафина.
Мәктәпләрдә тәрбияви, патриотик, эчтәлекле чаралар уздыру кирәк. Тәрбияле бала югалмый. Ул тормышта үз урынын таба. Телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклау буенча да зур эш алып барырга кирәк. Тәрбия буенча директор урынбасарларына да зур бурыч йөкләнә. Бу турыда да җитди сүз булды.
Киңәшмәдә шулай ук ягу сезоны барышы, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, уку-укыту барышындагы үзгәрешләр, бурычлар турында да чыгышлар яңгырады.


Нет комментариев