Дини мәдәният нигезләре толерантлыкка өйрәтә
Җәмгыять һәм без

Дини мәдәният нигезләре толерантлыкка өйрәтә

Район мәктәпләрендә дүртенче, бишенче сыйныф укучыларына дини мәдәният нигезләре укытыла.

(10 ноябрь, “Апастово-информ“).


Әлеге дәрестә балалар дөньяда иң киң таралган өч дин турында белемнәр туплыйлар. Күп кенә тәрбия завучлары, укытучылар дәресне укыту методикасы буенча махсус курсларда да булып кайтканнар.
-Балалар кечкенәдән үк дини мәдәният, дуслык, татулык серләренә төшенәләр. Нинди диндә булуларына карамастан, бер-береңә хөрмәт белән карарга кирәклеген, толерантлык төшенчәсенең асылын аңлап үсәләр, - ди Апас урта мәктәбенең тарих Һәм җәмгыять белеме укытучысы Айдар Хәбибуллин. 


Нет комментариев