Бүген кояш батканнан соң, барлык мөселман дөньясы Хиҗри буенча 1442нче елга аяк баса.
(19 август, “Апастово-информ”).
Бу Пәйгамбәребез Мөхәммәт с.г.в. нең Мәккәдән Мәдинәгә күчешеннән башлап исәпләнә. Дошманнары аны шуңа мәҗбүр итәләр.
Ислам календаренең исәпләү ноктасы шуннан башлангач, без бүген кояш батканнан соң, Яңа елны каршылыйбыз.
Бу уңайдан район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев барлык мөселманнарны бәйрәм белән котлый.
“Һәр гаиләгә сәламәтлек, иминлек, илебезгә һәм районыбызга тынычлык һәм бар мөселман өммәтенә бәрәкәт телим”, - ди ул.
Нет комментариев