Киң күңелле иганәче Марат Вәлиуллин медальгә лаек булды
Җәмгыять һәм без

Киң күңелле иганәче Марат Вәлиуллин медальгә лаек булды

Бүген, 6нчы февральдә Марат Вәлиуллин кубогына районкүләм хоккей ярышлары узды.

(6 февраль, “Апастово-информ”).


 Марат Борнаш авылы егете. Шушында туып-фүскән иганәче хоккей ярышларын 2012нче елдан бирле үткәреп килә. Быел исә ярышлар үзенчәлеклерәк төс алган. Чөнки бу юлы спорт чарасында хоккейчы егетләр белән беррәттән, балалар белән апалар да катнашты. Уеннар барышы белән район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров та танышты. Ул киң күңелле иганәчегә “Апас районына - 90 ел” медален һәм район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. 
“Җитез апайлар” белән “Яшь лачыннар” арасында барган уеннарда дуслык җиңеп чыкты. Ә хоккейчы егетләр катнашындагы көч сынашуларда беренчелекне Апас командасы алды һәм дәрәҗәле Кубокка лаек булды. 2нче һәм 3нче урыннарда - Йомралы һәм Борнаш командалары. Иң яхшы һөҗүмче булып Борнаштан Рүзәл Вәлиәхмәтов танылды. 
Спорт бәйрәмендә чәй табыны да оештырылган иде.


Нет комментариев