Полициянең дә үз Кыш бабае белән Кар кызы бар
Җәмгыять һәм без

Полициянең дә үз Кыш бабае белән Кар кызы бар

Алар ел саен авыр тормыш шартларында калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны бүләкләре белән сөендерәләр.

(22 декабрь, “Апастово-информ”).


“Без - полиция хезмәткәрләре ел саен авылларга чыгып, балаларга күчтәнәчләр өләшеп йөрибез. Сабыйларның самимилекләрен, шатлыкларын күрү безнең өчен дә зур куаныч. Кайсы гаиләдә тәрбияләнүенә карамастан, һәр бала да бәхетле булырга, яңа ел могҗизасына ышанырга тиеш”, - ди район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе ярдәмчесе Фәнис Хәялиев.
Бүген Кыш бабай белән Кар кызы Аюкөйдергән, Коштавылы, Ябалак, Табар Черкене һәм Иске Әнәле авылларында булып 12 балага бүләк өләштеләр.
Балалар Яңа ел бәйрәме уңаеннан ятлаган шигырьләрен сөйләделәр, укуларындагы уңышлары белән уртаклаштылар, күчтәнәчләргә ихлас сөенделәр алар.
Бүгенге көндә районда авыр тормыш шартларында яшәүче 34 гаилә исәптә тора.


Нет комментариев