Ветеран рәнҗеше эзсез узмас
Җәмгыять һәм без

Ветеран рәнҗеше эзсез узмас

Күптән түгел оппозиционер Навальный Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы “халуй” дип атады.

(6 июнь, “Апастово-информ”).


Татарстанның ветераннар җәмәгать оешмасының Республика региональ Советы председателе Хәбир Иштиряков оппозиционер Алексей Навальный мыскыл иткән Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменконы яклап чыкты.


“Төрле мәсьәләләр буенча һәр кеше үз фикерен әйтергә хокуклы, шул исәптән, Алексей Навальный да. Һәрнәрсә буенча чыгыш ясап була. Хөкүмәтне дә, кешеләрне дә тәнкытьләргә мөмкин. Ләкин, аерым, безнең өчен изге кешеләр бар. Алар сугыш ветераннары. Илебез өчен миллионлаган кешеләр гомерләрен бирделәр. Үз фикере булган сугыш ветеранын тәнкытьләү - вөҗдансызлык”, - диде Хәбир Иштиряков.


Аның фикеренчә, мондый мыскыллау сүзләре Бөек Ватан сугышы ветеранына рухи зыян салырга мөмкин.
“Кешеләрнең авызын томаларга ярамый. Мин дә Навальный авызына чүпрәк тутырмыйм. Әмма, утны-суны кичкән хөрмәтле ветераннарыбызны мыскылларга беркемнең дә хокукы юк. Андый шакшы сүзләр белән бик аз санда калган ветераннарны үтермәкче булалар. Моны эшләргә ярамый”, - диде “Татар-информ” белән әңгәмәсендә Иштиряков.


Элегрәк, Алексей Навальный Russia Today халыкара информацион каналында ролик урнаштырып Конституциягә төзәтмәләрне яклап чыгыш ясаучыларны сатлыкҗаннар дип атаган иде.
Әйтелгән роликта Бөек Ватан сугышы ветераны Игнат Артеменко да телгә алына. Оппозицион блогер Навальный аны сатлыкҗан дип атады.


Нет комментариев