Әйлән-бәйлән килде яшь балалар
Җәмгыять һәм без

Әйлән-бәйлән килде яшь балалар

Чыршы бәйрәмен бүген Апасның “Салават күпере” һәм “Кояшкай” бакчалары дәвам итте.

(5 гыйнвар, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”).


Бүген үзәк паркның төп хуҗалары - балалар иде. Алар тәрбияче апалары ярдәмендә район халкына бик матур бәйрәм концерты әзерләгәннәр. Балалар җырладылар, биеделәр, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай белән Кар кызы балаларга бәйрәм күчтәнәчләре өләштеләр. Тәрбиячеләр дә апаслыларны җыр-моңнары белән сөендерделәр, бәйрәмгә килүчеләрне дә түргә дәшеп, аларга да күтәренке кәеф бүләк иттеләр.


Нет комментариев