Әйләнә-тирәлекне пөхтәләү “Халык контроленә” мөрәҗәгатьләрдә өстенлек тота
Җәмгыять һәм без

Әйләнә-тирәлекне пөхтәләү “Халык контроленә” мөрәҗәгатьләрдә өстенлек тота

Быелның 11 ае эчендә әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү буенча 24 мең мөрәҗәгать кергән.

(1 декабрь, “Апастово-информ”). 


Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Сария Сабурская белдергәнчә, татарстанлыларны күбрәк төзекләндерү һәм юллар ремонты мәсьәләләре кызыксындыра. 
“Муниципаль юлларны ремонтлау белән бергә уңайлы тирәлек булдыру һәркем өчен мөһим”, - дип билгеләп үтте Сабурская. 
Быел “Халык контроле”нә мөрәҗәгатьләр арасында муниципаль юлларны ремонтлау буенча 9 мең тапкыр хәбәргә кергәннәр.

 


Нет комментариев