Юл төзү буенча милли проектны тормышка ашыруда Татарстан иң яхшы регионнарның берсе булып табылды.
(20 ноябрь, “Апастово-информ”).
Татарстан командасына Мәскәүдә Россия вице-премьеры Марат Хөснуллин бүләк тапшырды.
“Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыруда Татарстан регионнар арсында җиңүче булып истәлекле бүләккә лаек булды”, - дип хәбәр итәләр Татарстан юл хуҗалыгы һәм транспорт министрлыгыннан.
Бүләк тапшырганда Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, “Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” проектына киләсе елга тагын ике яңа федераль проект өстәлә. Шәһәрләрдә пассажир транспортын камилләштерү һәм федераль магистраль челтәрләрне үстерү буенча яңарышлар көтә.
Нет комментариев