Татар телендә белем бирү курслары тирән белем алу мөмкинлеге бирә торган Ачык университет һәм Татар китабы йорты лекторийлар циклын башлады
«Татар әдәбияты: борынгыдан — Яңа заманга» курсы модульле лекцияләргә бүленгән. Ул, гомумтөрки әдәбияттан башлап, Яңа заман әдәбиятына кадәр иң әһәмиятле чорларны, әдәби процессны һәм классик мирас калдырган әдипләрнең иҗатын колачлый.
(29 гыйнвар, "Апастово-информ").
Беренче лекцияләрне филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов укый. Беренчесе 28 гыйнварда булды инде. Икенчесе бүген, 29 гыйнварда, 17:00 сәгатьтә башлана, диелә Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәрендә.
Катнашу өчен, @univer.tatar һәм https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/ аккаунтларына керергә һәм сылтама буенча узып яки директка язып теркәлергә кирәк. Урыннар чикле. Курсны тулысынча үтүчеләргә квалификация арттыру турында танык тапшырыла.
Темалары:
Болгар чоры әдәбиятына кереш.
«Кыйссаи Йосыф» — татар әдәбиятының таҗы;
Шәрык Яңарышы һәм Алтын Урда чоры әдәбияты;
Сәйф Сараи әсәрләрендә гаделлек һәм ярату мотивы;
Котб иҗатында гадел идарәче һәм кеше идеалы.
Курсларда белем алучыларны атаклы татар галимнәре һәм практик белгечләр, актуаль белем, заманча укыту алымнары һәм татар телле мохит көтә. Киләчәктә бу курслар онлайн-университет форматында эшләячәк. Координатор: Бөтендөнья татар яшьләре форумы, диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев